21 апрельдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +3..-2°, көнчыгыш районнарда -7°, көндез +7..+12°, республиканың көнчыгышында +16° градус.
Чыганак: intertat.tatar


Нет комментариев