Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

27 гыйнвар көнне минус 3 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Юлларда көчле бозлавык.

 Татарстанда һәм аның башкаласында якындагы тәүлектә аязучан болытлы һава булачак. Алдагы төндә урыны белән кар, юеш кар явачак, 27-нче гыйнварда көндез явым-төшемсез булачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк.

Казанда чәршәмбе көнне һава температурасы 4-6 градус нульдән түбән булачак, республика буенча – минус 4-тән минус 9 градуска кадәр, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын булачак. 27-нче гыйнвар көндезге сәгатьләрдә Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә, Татарстан буенча – минус 6 градуска кадәр.

Юлларда көчле бозлавык, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе сайтында.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев