Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

5 июньдә яшенле, көчле яңгыр явачак

Көндез җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

5-нче июньдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә көчле яңгыр явачак, көндез шулай ук яңгыр көтелә, урыны белән яшен булуы ихтимал. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 13-15 градус, көндез 21-23 градус җылы булачак.

Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә, иртән һәм вакыты белән көндез дә яңгыр явачак. Аерым районнарда яшен булырга мөмкин. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчәеп, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +11...+16 градус, көндез +19...+24 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: 16.mchs.gov.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев