Бүген Казанда 26 градуска кадәр җылы булачак
Һава торышы

Бүген Казанда 26 градуска кадәр җылы булачак

Көннең икенче яртысында һәм төнлә Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә.

Бүген Казанда һава +26 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көндез җылы һәм кояшлы, кич белән урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Һава температурасы +8-10 градус тәшкил итәчәк. Көндез +24-26 градус булуы көтелә, алмашынучан болытлы һава булачак һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәткәнчә, көннең икенче яртысында һәм төнлә Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +5-10 градус, көндез максималь температура +22-27 градус булачак.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев