Бүген Казанда бераз кар явачак, -11 градус салкын булачак
Һава торышы

Бүген Казанда бераз кар явачак, -11 градус салкын булачак

Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә, юлларда бозлавык булганлыктан, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.

Бүген Казанда бераз кар көтелә, җил төньяк-көнчыгыштан исә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Көндез һава температурасы -9..-11 градус тәшкил итәчәк.

Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә, юлларда бозлавык булганлыктан, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.

1 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар явачак, кайбер районнарда буран чыгуы да ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан искән талгын җил төньяк-көнчыгышка күчә.

Көндез -8..-13 градус салкын.

Фото: архив tatar-inform.ru


Нет комментариев