Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Бүген Татарстанда яшенле көчле яңгыр, боз, секундына 25-27 метр тизлектә җил көтелә

Бүген Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Республикада, шулай ук Казанда көндезге сәгать икедән кичке 10га кадәр яшенле көчле яңгыр, 25-27 метр тзлектә көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе, мөмкинлеккә карап, өйдән чыгып китмәскә, балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итә. Җил-давылда урамда калган очракта, җир асты юлларында яки биналар подъездларында ышыкланып торырга кирәк. Йорт стеналары янында җил-яңгыр узганын көтеп басып торырга ярамый, чөнки түбәдән нәрсәнең дә булса төшү куркынычы бар. Җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла бу.

Урамда йөргәндә, алтакталардан, реклама такталарыннан, электр чыбыкларыннан, өзелгән чыбыклардан, юл билгеләреннән читтәрәк булуың хәерле. Шулай ук зур агачлар янәшәсендә басып торырга, агач ышыгына машина куярга ярамый.

Төзелеп яки ремонтланып килүче биналар янәшәсендә ышыкланып тору бик аянычлы тәмамланырга мөмкин, чөнки җил пыяла ватыкларын, түбә калаен тирә-юньгә очыртырга мөмкин.
Йортта һәм фатирда барлык тәрәзәләрне ныклап ябарга, балкондагы әйберләрне алып куярга, тәрәзә яныннан ераграк торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев