Бүген Сабада буран, юлларда карт көртләре
Һава торышы

Бүген Сабада буран, юлларда карт көртләре

Халык сынамышы: 16 декабрь көнне балыкчылар яхшы табыш белән кайтса, кыш җылы килер.

16 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы, кар һәм җепшек кар көтелә. Урыны белән явым-төшем көчәя, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Көньяк-көнчыгыштан секундына 6,8  метр тизлектә җил исә. Һава температурасы Сабада - көндез -4 градус тәшкил итәчәк.

Синоптиклар юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килү ихтималы хакында кисәтә.

 


Нет комментариев