Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гидрометеорология үзәге: Ял көннәрендә Татарстанда суытачак

Киләсе атна башында республикада уртача җылы һава торышы булачак.

Бу ялларда Татарстанда һава торышы кабат үзгәрәчәк. Эссе һава торышына алмашка салкынча көннәр киләчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 20 июльдә, көнбатыш циклон йогынтысында җылы һава торышы булачак. Төнлә кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез 28 градус җылы булачак. Урыны белән яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

“21 һәм 22 июльдә республикада тотрыксыз һава торышы булыр дип фаразлана. Атмосфера фронтлары керү аркасында яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә”, - дип кисәтә синоптиклар.

Һава температурасы да төшә башлаячак. Төнлә 11 градус, көндез 21-26 градус җылы булачак. Якшәмбе көнне 19, ә дүшәмбе 24 градус җылы булачак. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Беренчел фаразлар буенча, сишәмбе, 23 июльдә һәм чәршәмбе, 24 июльдә Татарстанда уртача җылы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга һәм яшен булырга мөмкин. Көндез һава температурасы 20-25 градус җылы булачак.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X