Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Һава шартлары начарланачак?!

20 ноябрь кичендә, 21 һәм 22 ноябрьдә тәүлек дәвамында, шулай ук 23 ноябрь төнендә һава шартларының шактый начарлануы көтелә.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» хәбәр итә: Россиянең Европа территориясенә, Татарстан Республикасына актив көньяк циклонның керүе сәбәпле, 20 ноябрь кичендә, 21 һәм 22 ноябрьдә тәүлек дәвамында, шулай ук 23 ноябрь төнендә һава шартларының шактый начарлануы көтелә.

20 ноябрь кичендә, 21 ноябрьдә төнлә һәм көндез кар һәм дымлы кар рәвешендә көчле явым-төшем, көндез республиканың көнчыгышында бозлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән локаль рәвештә 12 сәгатьтән артык булмаган чорда 20 мм-дан ким булмаган күләмдә бик көчле кар явуы көтелә. Шулай ук урыны белән томан, төнлә һәм иртән 15-18 м/с көчле Көнчыгыш җиле һәм 500 метр һәм аннан да азрак күрү начарлану белән бураннар, көндез урыны белән бозлы ятмалар фаразлана. Һава температурасы төнлә -2...-7°, көндез -3 тән +1°га кадәр. Юлларда кар басу, кату, көчле бозлавык барлыкка килә.

Чәршәмбе, 22 ноябрьдә, кар, дымлы кар, урыны белән бозлы яңгыр һәм бозлы ятмалар рәвешендә уртача һәм көчле явым-төшемнәр сакланачак. Көнбатыш районнардан башлап, җил 15-20 м/с кадәр көчәячәк һәм бураннар көтелә. Температура -1°тан -6 ° га кадәр тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 23 ноябрьдә, циклон төньяк-көнчыгышка киткәннән соң, республикада һава торышы аның тыл өлеше йогынтысы астында формалашачак. Төнлә кар, буран һәм көчле җил саклана. Көндез бераз кар явачак. Температуралар -8...-13° градуска кадәр төшәчәк.

Республика буенча 20-23 ноябрьдә явым-төшем күләме айлык норманың яртысыннан нормага кадәр тәшкил итәчәк.

Һәркайсы бәла-каза очрагында сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев