Язның беренче көне белән, дуслар!
Һава торышы

Язның беренче көне белән, дуслар!

Бүген беренче март, язның беренче көне! Карлы – буранлы, салкын кыштан соң туган ягыбызга ямьле яз килә.

 Тиздән карлар да эреп бетәр, җылы яктан кошлар кайтырлар. Яз килүен һәммәбез шатланып, зур өметләр белән көтә. Хәерле язлар килсен җиребезгә!  Язның беренче көне белән сезне!

 Язның беренче көнендә Байлар Сабасында көндез 0°, төнлә −1°, кар явачак, җил юнәлеше көнбатыштан, 3 м/с тизлектә.


Нет комментариев