Иртәгә Татарстанда +37 градус эссе булачак
Һава торышы

Иртәгә Татарстанда +37 градус эссе булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Иртәгә Татарстан территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә: көндез һава температурасы +37 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

«3 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән +37 градуска кадәр эссе булачак», — дип хәбәр итә синоптиклар. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев