Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

4 октябрьдә 5.00-18.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр җил, шулай ук яшенле яңгыр булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 октябрьдә 5.00-18.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр җил, шулай ук яшенле яңгыр булачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында урамга чыкмаска, шулай ук тәрәзә янында тормаска, ә урамда калган очракта ышыклану урыны табарга киңәш итә.

Көчле җил вакытында агачлар, щитлар киштәләр һәм йорт кәрнизләре янында тормаска кирәк.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев