Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры: Бу атнада Татарстанда аномаль җылы һава торышы булачак

Россия Гидрометцентры фаразы буенча, Казанда атна ахырына салкынайтачак.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, бу атнаның якшәмбесенә кадәр Татарстанда аномаль җылы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Киләсе атнада Татарстанда һава торышы киң Скандинавия циклоны йогынтысы белән билгеләнәчәк. Без аның көньяк-көнчыгыш перифериясендә торабыз. Көньяк-көнбатыш һәм Көньяк һава агымнары Атлантикадан җылылык һәм дым бирә. Шуңа күрә атна буе аномаль рәвештә төнлә дә, көндезен дә җылы булачак. Һава торышы циклонлы характерда булачак, явым–төшем көн саен диярлек булырга мөмкин», - диде ул.

Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматларына караганда, республика территориясендә һава торышы аның аша үтә торган атмосфера фронтлары белән билгеләнәчәк. Дүшәмбе көнне Татарстан башкаласы аша җылы фронт уза. Шуңа башта көчле җил, аннан яңгыр ява башлады.

Норма буенча октябрь башында уртача тәүлеклек температура 7-8 градус тәшкил итә, ә чынлыкта ул нормадан 5-6 градуска югарырак булачак. Әмма киләсе якшәмбе көнне суыклык янә киләчәк, дип кисәтте белгеч.

«Якшәмбе көнне төньяктан киләчәк һава ташкыны температураның түбәнәюенә китерәчәк. 6 октябрьдә көндез +7 градус була», – диде Переведенцев.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, 3 октябрьдә көндез 17, ә 4 октябрьдә 18 градуска кадәр җылы булачак.

Фото: архив/Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X