Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры Казан халкына иртә язны көтмәскә киңәш итте

Юрий Переведенцев озак сроклы һава торышы фаразларын әйтү кыенлыгын искәртте.

Казан халкына иртә язны көтәргә кирәкми. Бу хакта профессор, география фәннәре докторы, К(И)ФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип җиткерә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Галим мартның Татарстанда кышкы ай булуын, анда тискәре температуралар өстенлек итүен, ә республика башкаласында язның, гадәттә, 31 март – 1 апрельдә җитүен искәртте. Шуның белән бергә ул болай диде: «Озак вакытлы фаразлар турында сөйләшү кыен».

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Татарстанда хәзерге вакытлыча булган җылы һәм карлы һава торышын салкын һава торышы алыштырачагы турында хәбәр иткән иде.

Шул ук вакытта, Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, төнлә термометр баганалары 15 градуска кадәр төшәчәк. Температура минимумы 19 февральдә Казанда 1897 елда теркәлгән, ул вакытта һава температурасы -36,8 градустан түбән булган. Ә югары температура, +3,1 градус, 2002 елның 18 февралендә билгеләнгән.

«Күпьеллык тәҗрибә уртача айлык температураны -9 градус билгели, әмма факт буенча әлеге күрсәткеч нормадан дүрт градуска югарырак», - дип өстәде КФУ профессоры.
 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X