Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Киләсе атна уртасына кадәр Татарстанда эссе һава торышы булачак

Республикада һава шартлары җылы атмосфера фронты йогынтысы белән бозылды.

Киләсе атна уртасына кадәр Татарстанда эссе һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген, 16 августта, Татарстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында актив атмосфера фронты коры һәм җылы һава торышы яшенле яңгыр һәм көчле җил белән алмашынды. Шул ук вакытта төбәкнең көнчыгыш һәм көньяк районнары җылы антициклон йогынтысында калды.

Иртәгә, 17 августта көньяк-көнбатыш циклонның һәм атмосфера фронты йогынтысында республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Янә яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз яварга мөмкин.

Якшәмбе, 18 августта, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты Татарстанга яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә җил алып киләчәк. Көндез төбәк циклонның коры эссе һава торышы секторында булачак. Төнлә 15 градуска кадәр җылы, көндез 27-32 градус җылы булачак.

19 августта, дүшәмбе кыска вакытлы яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 16 градус кына булачак, көндез +29 градуска кадәр күтәреләчәк, ә көньяк-көнчыгыш районнарда +32 градус булырга мөмкин.

Сишәмбе, 20 августта, һәм чәршәмбе, 21 августта Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. 20 августта явым-төшем көтелми диярлек, 21 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Фото: архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев