Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Киләсе атнада Татарстанда аномаль эссе һава торышы булачак

Термометр баганалары кабаттан +36 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда кыска вакытлы салкыннардан соң киләсе атнада янәдән аномаль эссе һава торышы урнашачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе, 13 июльдә төньяк-көнбатыш циклонының җылы секторы Татарстанга кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк, көндез яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җил тизлеге кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы 13-18, көндез 29-34 градус җылы булачак. 

Метеорологларның беренчел фаразларына караганда, сишәмбе, 14 июльдә һәм чәршәмбе, 15 июльдә республикада кабаттан аномаль эссе һава торышы урнашачак. Температура +31…+36 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканың көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/11-07-2020/kil-se-atnada-tatarstanda-anomal-esse-ava-toryshy-bulachak-5755916

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев