Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Бүген көндез һәм кичен Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Яшенле яңгыр вакытында төньяк-көнчыгыштан кыска вакытлы көчәючән җил көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев