Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

МЧС татарстанлыларны һава торышы бозылганда саклык чаралары турында искәртә

Республикада иртәгә иртән һәм көндез көчле җил һәм буран көтелә.

МЧС татарстанлыларны һава торышы бозылганда саклык чаралары турында искәртә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәре нигезендә, республикада иртәгә иртән һәм көндез көчле җил һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булуы мөмкин.

Һава шартларының бозыла башлавы юл хәрәкәтендә шактый җитди куркыныч тудыруы күзаллана. Машина йөртүчеләргә хәрәкәт зур булган урыннарда, мәктәп яннарында, урам чатларында һәм күперләрдә куркынычсыз тизлек сакларга, шулай ук кинәт кенә тормозга басмаска һәм икенче юлга чыкмаска киңәш ителә.

Җәяүлеләргә юлны махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәк. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлдан йөгереп чыгу ярамый. Шулай ук киемгә махсус яктырткыч элементлар тагу киңәш ителә.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев