Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Синоптик Россиядә җәй башына кадәр җылы һава торышын көтмәскә чакырды

    Метеоролог сүзләренчә, май аеның озакка сузылган салкыннары якынча 15 елга бер тапкыр була.

    Җылылык Россиянең Европа өлешендәге күпчелек регионнарга җәй башланганчы килмәячәк. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец НСН эфирында сөйләде.

    Агымдагы атнада Үзәк Россия аномаль салкын зонасында булачак. Моның сәбәбе — Төньяк Атлантик гаять зур циклоник җил», — дип аңлатты метеоролог.

    Шул ук вакытта һава температурасы апрель дәрәҗәсенә кадәр төшәчәк. Һава торышы болытлы булачак, «көн саен диярлек кыска яңгырлар явачак».

    «Гадәти көзге, салкын чор. Май аенда мондый озакка сузылган салкыннар 15 елга бер тапкырдан да ешрак булмый», — дип белдерде синоптик.

    Тишковец сүзләренчә, температура майның соңгы көннәрендә нормага әйләнеп кайтачак.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/18-05-2020/sinoptik-rossiyad-y-bashyna-kad-r-yly-ava-toryshyn-k-tm-sk-chakyrdy

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: