Синоптиклар Татарстанда көчле буран һәм бозлавык турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда көчле буран һәм бозлавык турында кисәтә

Буран аркасында юлларда күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин.

Иртәгә Татарстанда көчле буран һәм бозлавык булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буран аркасында юлларда күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин.

9 гыйнвардан 10 гыйнварга каршы төндә һәм иртән секундына 17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев