Синоптиклар Татарстанда кырау төшәчәге турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда кырау төшәчәге турында кисәтә

4 сентябрьдә республика территориясендә урыны белән томан булырга мөмкин.

Иртәгә, 4 сентябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә кырау булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Температура рельефның түбән булган урыннарында нульдән түбән төшәчәк. «Моннан тыш, урыны белән томан көтелә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Фото: 16.mchs.gov.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев