Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар яңгыр һәм көчле җил фаразлый

15-нче сентябрь көндез һава температурасы 13-15 градус тәшкил итәчәк.

15-нче сентябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Вакыты белән яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә - 7-9 градус җылы, көндез +13-тән +15 градуска кадәр булачак.

Гомумән алганда, республикада шулай ук аязучан болытлы һава торышы, вакыты белән яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән тизлеге 15-17 м/секундка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5-тән +10 градуска кадәр, көндез +11-дән +16 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев