Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Синоптиклар яңгыр, яшен һәм боз явачак дип җиткерә

    Бүген төнлә +6-8 градус, көндез +13-15 градус булачак.

    19-нчы майда Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм көндез яңгыр явачак, аерым районнарда яшен һәм боз булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, көндез секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бүген төнлә +6-8 градус, көндез +13-15 градус булачак.

    Гомумән алганда, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, бүген төнлә, 19-нчы май көндез һәм кичен яңгыр көтелә, кайбер районнарда көчле явым-төшемнәр булачак, урыны белән яшен, боз фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, уртача, көндез һәм кич белән көчле булачак -  секундына 15-20 метрга кадәр, аерым районнарда секундына 24 метрга кадәр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +4...+9 градус, көндез +13-18 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: