Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу турында кисәтә

Республикада томан, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.

Якындагы тәүлектә Татарстанда актив көньяк циклоны хөкем сөрү аркасында, һава шартлары кинәт начарланачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Һава торышы бүген кич бозыла башлаячак. Төнлә һәм иртән иртүк Татарстанда һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк. Иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Синоптиклар шулай ук буран вакытында күз күреме бозылуы турында кисәтә.

Төньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр булачак.

Татарстан юлларында бозлавык һәм кар көртләре хасил булырга мөмкин.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X