Татарстан синоптиклары бозлавык хакында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары бозлавык хакында кисәтә

22 мартта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак.

 ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 22 мартта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак.

Җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -5..-10, көндез -4..+1 градус. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев