Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары бу атнадагы иң салкын көн турында әйтте

Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.

Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе төнлә һава температурасы -24...-29 градус салкын, урыны белән -32 градус булачак. Бу көнне явым-төшем ихтималы аз.

18 февральдә шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, көндез -16…-21 градус фаразлана.

Җомга һәм шимбә вазгыять үзгәрми диярлек. Төнлә һава температурасы -20…-27 градус, көндез -15…-20 градус булуы көтелә.

Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев