Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә

Республика территориясендә көчле җил көтелә

Иртәгә, 6 апрельдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән һәм көндез республикада, Казанны да кертеп, көчәйгәндә җил секундына 15-18 метрга кадәр булачак.

Моннан тыш, төбәктә, шул исәптән башкалада да, кыска вакытлы буран булырга мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» апрель башыннан Казанда беренче температура рекорды теркәлүен хәбәр иткән иде.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев