Республикада кискен көчле җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан синоптиклары республикада һава торышының начараюы турында кисәтә. Хәбәрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә.
Иртәгә, 28 гыйнварда, төбәктә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче кискен җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Казанда җил бераз акрынрак, секундына 16 метрга кадәр булачак.
Фото: Рамиль Гали


Нет комментариев