Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

Татарстанда бераз кар явуы көтелә.

19 ноябрьгә каршы төндә республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар кар явуын фаразлый. Төнлә һава температурасы минус 5 градуска төшәргә мөмкин. Көндез 2 градус җылы булачак. 

 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев