Республика территориясендә явым-төшем көтелми.
Иртәгә, 9 июль, Татарстанда кызу һәм бөркү һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил көтелә.
Төнге сәгатьләрдә 18дән 23 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава температурасы+32, +37 градуска кадәр җитәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев