Татарстанда -6 градуска кадәр суытачак
Татарстанда болытлы һава торышы сакланачак.
Иртәгә, 26 февральдә, Татарстанда -6 градуска кадәр суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Башта республика көньяк-көнбатыштан килгән циклонның үзәгендә булачак. Аннары төньяк-көнчыгышка түбән басымлы зонаның акрынлап китүе барышында – аның тыл өлешендә булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Татарстанда болытлы һава торышы сакланачак.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кар явачак. Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Аерым районнарда урыны белән аның тизлеге 18 метрга җитәчәк.
Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары -6 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -2дән +1 градуска кадәр булачак.
Фото: архив/Рамиль Гали
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев