Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда аномаль эсселекне салкын һава торышы алмаштырачак

Термометр баганалары 29 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда аномаль эсселектән соң суытып җибәрәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Температураның түбәнәюенең сәбәбе - бүген республика территориясенә килгән салкын атмосфера фронты. Алдагы төндә ул төбәккә йогынты ясавын дәвам итәчәк. Татарстанның көнчыгышында җил көчәюе һәм кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Көндез явым-төшем булу ихтималы бик аз. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә һава температурасы +14 тән +19 градуска кадәр булачак. Көндез һава +24, +29 градуска кадәр җылыначак, дип  хәбәр итә синоптиклар.

Хәер, метеорологлар Татарстанда аномаль эсселектән тынычлык озак булмаячак, дип фаразлый. 

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X