Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы көтелә

Киләсе атна башында Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән буран көтелә.

23 декабрьдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава булачак., кар явачак. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә 18 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 8-13 градус салкын, дип фаразлый синоптиклар.

Киләсе атна башында Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән көчле кар, буран көтелә. 

Дүшәмбе, 24 декабрьдә, болытлы һава була. Кар явачак. Көндез буран булуы ихтимал. Төнлә температура 10-15 градуска кадәр төшәргә мөмкин, ә көндез температура 1-6 градус салкын булачак. Атнаның беренче көннәрендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. 

25 декабрьдә болытлы һава, республиканың кайбер районнарында кар явачак, буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил, урыны белән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Синоптиклар юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев