Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда буран көтелә

Төбәк буенча төнлә һава температурасы -8дән алып -13, көндез -6... -11 градуска кадәр була.

Иртәгә, 14 гыйнварда, актив циклон килү сәбәпле, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Республикада болытлы һава торышы сакланачак. Көндез һәм кичен урыны белән көчле кар явуы фаразлана. Шулай ук буран көтелә, күз күреме  1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәккә начарлана, дип искәртә синоптиклар.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда, Казанны да кертеп, кар көртләре хасил була, урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Төбәк буенча төнлә һава температурасы -8дән алып -13 градуска кадәр була. Көндез һава температурасы -6... -11 градуска кадәр (Казанда -8, -10 градуска кадәр) күзәтелә, дип хәбәр итә метеорологлар.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, җомга көнне, 14 гыйнварда, Казанга айлык кар нормасының яртысы төшәргә мөмкин. Һава торышы тотрыксыз характерда булачак. 

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев