Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда җилле һәм яңгырлы һава торышы көтелә

Республика территориясендә термометр баганалары 19 градустан югары күтәрелмәячәк.

Иртәгә, 7 августта, Татарстан территориясендә җилле һәм яңгырлы салкын һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә», - диелә синоптиклар тарафыннан таратылган кисәтүдә.

Төнлә термометр баганалары +6 градус тәшкил итәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава +14...+19 градуска кадәр җылыначак.

Фото: архив tatar-inform

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев