Татарстанда кабаттан яңгырлар һәм яшен булачак
Һава торышы

Татарстанда кабаттан яңгырлар һәм яшен булачак

Республикада һава торышы атмосфера фронтлары йогынтысында үзгәрәчәк.

Иртәгә көндез Татарстанда урыны белән яңгырлар явачак. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шулай ук республикада һәм Казанда көндез һәм кич яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә 12, көндез 21-26 градус җылы булачак.

Метеорологларның алдагы фаразлары буенча, Татарстанда һава торышы үзгәрү атмосфера фронтларына бәйле.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев