Татарстанда көчле җил көтелә
30 сентябрьдә көндез һәм кич республика районнарының күпчелегендә яңгыр фаразлана.
30 сентябрьдә Татарстанда салкын һава торышы булачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 18 метрга кадәр җитәчак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күпчелек районнарда төнлә урыны белән, ә көндез һәм кич яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура -2...+3 градус, көнбатыш районнарда 6 градуска кадәр җылы булачак. Көндез температура +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк.
- Октябрь башында Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев