Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда көчле җил һәм болытлы һава торышы көтелә

Республикада якындагы өч көн дәвамында бозлавык булачагы һәм бераз кар явачагы фаразлана.

Бу атна уртасында Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, шулай ук бозлавык булачак һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин Шул ук вакытта температура фоны киләсе өч көндә климатик нормага туры киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләде.

«Төгәл фаразларга килгәндә, иртәгә, 25 ноябрьдә, Татарстан Республикасында болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, аерым районнарда буран көтелә. Җил уртача, көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр була. Төнге температура -2дән -7 градуска кадәр фаразлана, көндез нульдән 5 градуска кадәр салкын була», - диде метеоролог.

Синоптик сүзләренчә, республикада 26 һәм 27 ноябрьдә охшаш һава торышы көтелә. Пәнҗешәмбе, 26 ноябрьдә, төнлә температура 4-9 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез һава -1, -6 градуска кадәр җылына. Җомга, 27 ноябрьдә, температура төнлә дә, көндез дә -1дән алып -6 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип өстәде ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-11-2020/tatarstanda-k-chle-il-m-bolytly-ava-toryshy-k-tel-5787885

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X