Татарстанда көчле җил тагын бер көн булачак
Һава торышы

Татарстанда көчле җил тагын бер көн булачак

Синоптиклар республикада һава шартларының начараюы турында кисәтә.

 Иртәгә, 18 апрельдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан көчле җил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Иртән һәм көндез дә көчле җил фаразлана, аның тизлеге урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев