Көндезге һава температурасы -12 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Синоптиклар урыны белән кар явуы турында җиткерә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык саклана.
Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы -4..-9, көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр җитә.
Казанда -4..-6 градус булачак.


Нет комментариев