Татарстанда шимбә көнне болытлы һәм җылы һава торышы көтелә
Төнлә термометр баганалары 12-17 градуска кадәр төшәчәк.
Бүген, 8 августта, Татарстан Республикасы территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, җил төньяк-көнбатыштан булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр булырга мөмкин, җил юнәлеше төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан булачак», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Төнлә температура 12-17 градус җылы булуы фаразлана. Көндез һава 20-25 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Денис Бунтуков
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев