Татарстанда шимбә көнне җылытачак
Һава торышы

Татарстанда шимбә көнне җылытачак

Якындагы көннәрдә республикада яңгыр көтелә.

Якындагы көннәрдә Татарстанда яңгыр көтелә, урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы көндез +10…+15 градус булачак.

28 һәм 29 апрельдә яңгыр яварга, ә чәршәмбе көндез яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә — 1 градуска кадәр салкынайтачак, көндез — 7-13 градус җылы.

Беренчел мәгълүматлар буенча, республикага җылы шимбәдән дә иртәрәк килмәячәк. Ул көнне һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев