Татарстанда яңадан суыта
Һава торышы

Татарстанда яңадан суыта

28 сентябрь төнлә түбән урыннарда термометр баганалары 2 градуска кадәр төшәчәк.

Бу атнада Татарстанда яңадан суыта. Бу хакта ТР Гидрометеология үзәге хәбәр итә.

28 сентябрь төнлә түбән урыннарда термометр баганалары 2 градуска кадәр төшәчәк. Шул ук вакытта синоптиклар билгеләп үткәнчә, республикада атна буе төнлә һава температурасы 0дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак.

Республикада явым-төшемнәр бетәчәк. Бу антициклон йогынтысына бәйле булачак. 

Фото: Марат Мугинов

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев