Татарстанга шторм якынлаша
Һава торышы

Татарстанга шторм якынлаша

Алдагы тәүлектә республикада яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге көчәячәк.

Татарстанга шторм якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 30 май, республика территориясендә көндез һәм кичен җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Кичкә таба һава торышы начарая. Җилнең тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә, яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Фото: архив


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    30 июнь,или всё таки май?

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Теге елгы прогноз мэллэ бу иртэгэ 30 июнь тугел бит эле

      • аватар

        Без имени

        0

        0

        Май)