Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ял көннәрендә Казанда салкын һава торышы көтелә

23-нче ноябрь төнлә һава температурасы минус 13 градуска кадәр төшәчәк.

23-нче ноябрьдә Казанда явым-төшемсез, болытлы һава торышы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә минус 11-13 градус, көндез - минус 5-7 градус булачак.

Республиканың башка районнарында да явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә һәм иртән минус 8-дән минус 13 градуска кадәр, аязган вакытта – минус 18 градуска кадәр, көндез – минус 5-тән минус 10 градуска кадәр тирбәләчәк. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

24-нче ноябрьдә Татарстанда һава температурасы төнлә минус 9-дан минус 14 градуска кадәр, көндез – минус 5 -тән минус 10 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев