Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ялларда синоптиклар яшенле яңгыр, боз һәм җилле яңгыр фаразлый

Шимбәгә каршы төндә +10-12 градус җылы, көндез +24...+26 градус булачак.

20-нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Көндез кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшен булуы, боз явуы көтелә. Җил - төньяк-көнбатыштан, уртача, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Шимбәгә каршы төндә +10-12 градус җылы, көндез +24...+26 градус булачак.

Шимбә көнне көндез шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явачак. Көньяк-көнбатыш җиле көндез төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк, уртача булачак, көндез һәм кич белән яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә +7...+12 градус, көндез +23...+28 градус булачак.

Якшәмбе, 21-нче июнь көнне, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә яшенле яңгыр явачак. Җил - төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, уртача, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус, көндез +17...+22 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев