Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

Төбәк дигән гүзәл төбәк

Авылның үткәне һәм бүгенгесе Рәсми документларда авыл 1680 елдан телгә алына. Иң беренче бу җирләргә чувашлар килеп төпләнүе турында әйтелә.

Тиздән бу урыннарга татарлар да килеп урнаша.  Төбәк исеме «төбәп» сүзеннән килеп чыккан дигән фаразлар да бар. Чөнки һәр яктан кабилә-кабилә халык бу җирләргә «төбәп» ягъни  махсус шушы урынга дип атап килгәннәр. Авылның халкы еллар үткән саен күчеп килүчеләр хисабына арта барган. Революциягә кадәр авылда 100гә якын хуҗалык яшәгән. ХХ гасыр башында биредә мәчет, мәктәп, су тегермәне, ике кечкенә кибет булуы билгеле. 1989 елда авылда 327 кеше яшәгән. Бүген Олы Кибәче авыл җирлегенә кергән Төбәк авылындагы 82 хуҗалыкта 207 кеше яши. Авылда клуб, кибет, фельдшер-акушерлык пункты, сөтчелек комплексы эшләп килә.

 

Йөзьяшәр бабай  

Авыл белән танышуны биредә яшәүче райо­ныбызның иң өлкән кешесе Хаҗиәхмәт абый Әлмиевның хәлен белүдән башладык. Сугыш афәт­ләрен кичкән ветеран быел  май аенда 102 яшен тутырды. Хаҗиәхмәт абый  килене Наилә апа тәр­биясендә гомер кичерә. Наилә апа әйтүенчә, узган ел инсульт кичергәннән соң бабай азрак бирешкән.

“Инсульттан соң бераз бетереште, әле өй эчендә үзен-үзе йөрткәч, аңында булгач, Аллаһка шөкер дибез.  Быел урамга 1-2 генә чыгып керде, егылып, имгәнүеннән куркабыз», – ди Наилә апа. 

Хаҗиәхмәт бабай белән без дә аралашып алдык, үзенең хезмәт юллары турында сөйләде.

«Сугышта кайларда булганымны хәтерләп бетермим, соңгы вакытта хәтер сыната башлады»,– диде Хаҗиәхмәт Әлмиев.   

 

Авылны  яшьләр яшәтә

Гөлинә һәм Салават Дәүлиевлар  икесе дә Төбәк авылыннан. Өч ел элек гаилә корып, 2 яшьлек Сәидәны үстерәләр.

«Икебез дә шәһәрне өнәп бетермибез. Шуңа һич икеләнүсез авылда яшәргә калдык. Туган авылыбызның һавасы ук икенче, монда бар да якын, кадерле. Әти-әниләребез дә янда гына. Мал-туарлар асрау турында хыялланабыз. Инде үзебезнең мини «зоопаргыбызны» булдырдык. Балаларыбызны да үзебезнең үрнәктә авылны яратучылар итеп тәрбиялисебез килә», – ди Гөлинә.

Яшь гаилә «Арендалы торак» программасы буенча  салынган бөтен уңайлылыклары булган яңа йортта яши. Гаилә башлыгы Салават Төбәк сөтчелек комплексында ветеринария табибы булып эшли. Авыл җанлы булып тәрбияләнгән егет кечкенәдән  мал-туар янында кайнаша.

«Бөтен тормышыбыз авыл белән бәйле. Әти-әнием дә үзебезнең комплекста хезмәт куялар. Мәктәптә укыганда ук  фермада тудыру бүлегендә эшләүче әнием янына төшеп, сыерларны бозаулатышып, шул эшкә тартыла башлаган идем. Шуңа башка юлны сайлау турында уйламадым. Районыбызда яшьләр өчен дә мөмкинлекләр зур. 2018 елда  кулга яңа йортның ачкычын алгач, эшләргә тагын да  рух өстәлде. Районыбыз җитәкчелегенә моның өчен зур рәхмәтлебез. Алга таба да эшләребез булып, комплексларыбыз үсеп торсын.Дусларыма да авылда яшәүнең өстенлекләре, яшьләргә тудырылган мөмкинлекләр турында аңлатырга тырышам. Һәркем үз тормышын үзе сайлый, бәлки бераз шәһәрдә яшәгәч, әйләнеп кайтучылар да булыр. Әлегә яшь гаиләләр күп дип әйтеп булмый. Без гаиләдә өч егет үстек. Бертуган абыем да авылда төпләнде. Энем дә авылда әти-әни белән яши», – ди Салават.

Дәүлиевлар кебек авыл җанлы, тырыш гаиләләргә туган төбәкләрендә яшәргә мөмкинлекләр булдырылу бик куанычлы. Нигезләре  ныклы булсын да, авылны сөю хисләре артып торсын, дип кенә телисе килә.

 

Без күргәннәр китапларга сыймас

Март аенда 90 яшен тутырган Әминә апа Корбанова авылдагы иң өлкән  кешеләрнең берсе. Хәтеренә дә, акыл-зиһененә дә күзләр тимәсен, гомер юлының һәр чорын бәйнә-бәйнә сөйли. Онытылмаслык, күңеленә тирән уелган вакыйгалары күп булган аның. Әнисе бәбиләгәндә дөнья куеп, Әминә апа 1939 елда 7 яшендә ятим кала,  Үзеннән кече 4 яшьлек энесен карый,  мәктәптә белем алу  насыйп булмый. Әтиләренең яше зур булу сәбәпле, сугышка алмыйлар.Ул окоп казу һәм башка эшләрдән кайтып керми. 

«Без күргәннәр китапларга сыймас. Сугыш вакытында  басуга чүп утауга җибәрәләр иде. Бер әбигә  ун баланы беркетәләр.Арпа, бодай басуларын утап, кулларыбыз канап, җәрәхәтләнеп бетәр иде. Үсә төшкәч, борчак йолкырга йөрдек. Әтием бишле чалгы биреп чыгарды. Мин бәләкәй генә көе киң итеп алып ясмык, борчаклар чаба башладым. Кыш көне Сабабаш, Иштуганга урман кисәргә җибәрделәр. Кешеләрнең әниләре булгач, алмашка бияләйләре күп була иде. Мин бияләйсез тилмерә идем, кулларым өшеп, катып бетә иде. Шул авырлыкларны күреп тә, бу яшькә җитүемә шаклар катып утырам», - ди Әминә апа. 

Хәкимулла исемле  дөм ятим  егеткә кияүгә чыгып, биш бала  үстерәләр. 23 яшендә бер улы фаҗигале төстә вафат була. Кияүгә чыккач, Әминә апаны  мәҗбүри ат караучы итеп куялар. Ул вакытта  авылда атлар күп, дүрт бригада  исәпләнә.

«Йөкле хатыннарны, авыруларны хастаханәгә илтү өчен гел җигүле  ат әзер торырга тиеш иде. Төн уртасында барып башак биреп кайта идем», дип искә ала.

Ул 35 ел ат караучы булып эшләп, 1981 елда  лаеклы ялга чыга. Мәктәптә 1 сыйныф укырга насыйп булмаса да, исәп-хисапны үзлегеннән өйрәнә. Бүген ул улы Хәлим, килене Зәйтүнә белән  гомер кичерә. Узган ел чебиләр  дә карашып, быел үрдәк кенә саклый алуына азрак пошынып та куя. «Әле тагын эшләп булсын иде, дим. Бер мәртәбә дә кешене рәнҗетмәдем, сүз йөртмәдем, капка төбенә  дә чыкмадым. Аллаһыдан бик куркып яшәдем. Илгә тынычлык сорап,  Путин, Шәймиев,  Миңнехановларга рәхмәт укып, хәер-дога кылып яшим», ди Әминә әби.

 

Мәдәни тормышны гөрләтүче

Төбәк авылы белән  танышуыбыз  авылның клуб мөдире Гөлфирә Һадиуллина белән бергә узды.  Гөлфирә ханым 30 ел клубта мөдир булып эшләп, авылның  һәр сулышын тоеп яши. Казан индустриаль-педагогика техникумында укыганда Төбәк егете Газинур белән танышып, 1991 елда гаилә коралар. Ике ул үстереп, инде онык сөю бәхетенә дә ирешкәннәр. Авылның бербөтен, актив тормыш белән күңелле  яшәвендә мәдәният хезмәткәренең өлеше зур. Гөлфирә ханым да  Азнакайдан килен булып килгән көннән авыл халкы белән кулга-кул тотынып, мәдәни тормышны җанландыру өстендә хезмәт куя. 30 ел эчендә нинди генә чара оештырылмаган да, кемнәр генә сәхнәгә тартылмаган? «Авыл талантларга бик бай. Нинди генә чара булса да таяна торган, сәхнә җанлы, сәнгатьне сөйгән  кешеләр булуы белән бәхетлемен. 2017 елдан «Төбәк гүзәлләре» дигән ансамбль эшләп килә. Өлкәннәрдән тупланган әлеге ансамбльнең уңышлары да бар.Пионерлар кебек  мәдәнияттәге һәр чарага  әзер торучы Язилә Сөнгатуллина, Гүзәлия Ибәтова, Алсу Хәнәфиевага, һәр чарага теләктәшлек күрсәткән Татарстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре Гөлсинә Сабырга рәхмәтлемен. Пандемия бе­раз клубтан ерагайтса да, элекке тормышка кайтып киләбез», ди Гөлфирә ханым. 

 

Гөлбакчалы йорт

 Безне Рәшидә ханым Гобәева үзе генә түгел, гүя чәчкәләре дә елмаеп-балкып каршы алгандай то­елды. Хуҗабикә белән аралаша башлагач, аның күңел матурлыгы бакчасына да күчкәнлегенә тиз төшенәсең. 27 ел Төбәк балалар бакчасында мөдир булып эшләгән Рәшидә  Солтан  кызы бүген лаеклы ялда, ире Рафаэль белән балалар, оныклар  бәхетенә куанып яшәгән мәлләре. Капка төбенә килүгә чәчкәләре сәлам бирә башлый, эчкә узгач, матурлыктан күзләр камаша.  «Балалар бакчасында эшләгәндә үк чәчәкләр үстерүгә зур игътибар ителә иде,  хәзер  дә шул дәвам итә. Чәчкәләр белән сөйләшеп, шулардан  рухи көч алып йөрим. Сатып алмыйм, барын да үзем үстерәм», – ди ул. Гөл-чәчәкләр дә  бер елны да  матурлыкка гашыйк апаларының  өметләрен акламый калмыйлар. Бакчада җиләк-җимеш хәзинәсеннән агач-куаклар сыгылып тора, яшелчәләр инде  мул уңыш белән куандыра.  «Икесе дә бик уңган кешеләр, кулларыннан килмәгән эш юк», диләр авылдашлары Гобәевлар турында. «Гомернең  һәр чоры кадерле. Эшләгән вакытлар үзенчә кадерле булса, бүгенге  тормышыбыз да үзгә бер  рәхәт. Авылыбызны кая барсак та сагынып кайтабыз. Икебез дә шушы авылдан булгач, бик якын, кадерле безгә», ди Рәшидә ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев