Саба таңнары

ГАЯЗ АБЗЫЙ

Быел миңа үзем яшәгән Мәскәүне кыска гына вакытка калдырып, кы­зым Татья­на һәм бертуганымның улы Андрей белән Та­тар­станның Лаеш якларына барып чыгарга туры килде.

Август аеның ике көнен бала һәм үсмер чакларым узган Шекше һәм Шәмәрдән авылларына багышларга булдык.Шекшегә без машина белән асфальт юл буйлап җилдердек. Кече һәм зур авыллар аша узабыз.Тәгәрмәч тәгәрәгән саен, каршыда матур манзара ачыла. Урамнарда ике яклап газүткәргеч торбалар сузылган, йортларга зәңгәр ягулык тоташкан. Яңа мәчет, чиркәү манараларын күреп күңел сөенә. Көзге уңыштан бушап калган басуларда сыер, сарык, ат көтүләре утлап йөри. Шекшегә без Иләбәр авылы ягыннан барып кердек. Баштарак мин авылның урамнарын да, йортларын да, кешеләрен дә танымадым. Балачактан хә­тердә калган агач ызбаларны берничә тәрәзәле биек таш йортлар алыштырган. Күбесенең гаражы бар, ишек алларына таш түшәлгән. Һәр хуҗалыкта күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Кайбер яшьләр моны үткәннәрне сагыну, без- өлкәннәргә хас чамадан тыш хискә бирелү дип кабул итәрләр. Юк, әлбәттә! Минем бу якларга кайтмаганга 60 ел гомер узган. Шуңа да мондагы матур үзгәрешләрне күреп чын-чынлап хәйран калдым. Авыл кабаттан торгызылган, яшәргән. Узган гасырның 40-50 нче елларында, дөресен әйтим, ул бетүгә таба бара иде. Ул чорда яшәргә яраклы 2 дистәләп йорт калган булгандыр. Яшьләр эш эзләп авылны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булдылар. Армиядән соң кире авылга кайтучылар да булмады диярлек. Кыскасы, авылда карт-коры гына яшәп калды.

Урам буйлап атлаганда, таныш урыннарны эзлим: авыл клубы, колхоз идарәсе, сельпо... Юлымда очраганнардан яшьтәшләрем турында сорашам. Миңа шунда берәү Гаяз абзыйга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте, ул яшәгән йортны күрсәтте.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Николай Солнцев,

профессор.

Мәскәү.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 января 2018 в 10:39
    Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 2018 елда 100 миллион сум бүленде 2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды.
    11
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:44
    35
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:42
    Владимир Путин Татарстанга килә "Visit Tatarstan" эш программасының көн тәртибендә Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да бар.
    20
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:41
    Казан юлларында тоткарлыклар ун баллга җитте Көчле кар яву Татарстан башкаласында юллар торышын катлауландырды.
    26
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:07
    «Мин сине гомеремдә дә гафу итмәячәкмен! Бер кайчан да бәхет күрмә!» [булган хәл] Бала чакта шундый бер риваять ишеткәнем бар иде. Имеш, Аллаһы тәгаләнең кешеләргә бик нык ачуы чыккан ди. “ Мине оныттылар, булган тормышларына шөкер итеп яши белми башладылар, хаман мал артыннан куалар. Боларга бер-бер җәза уйлап табарга кирәк” ди икән. Уйлап тапкан да! Ул чагында дөньяда һәр кешенең пары булган. Ә Аллаһы Тәгалә Җир шарын урталай ярган да, кешеләрне буташтырып, төрлесен төрле якка чәчкән ди. Шуннан бирле һәр кеше үзенең парын эзли икән. Кемнәрдер бик тиз эзләп таба, икенчеләре исә гомер буе үз тиңен көтеп тә икенче яртысына тап булмый…
    85
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:05
    Татарстан Президенты "Дуслык күпере” фестивален хуплады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының 2018 елда “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивален үткәрү идеясен хуплады. Татарстан хөкүмәте Ваһапов фондына әлеге фестивальне үткәрүдә ярдәм итүне күздә тоткан махсус карар да кабул итте инде.
    41
    0
    0
  • 24 января 2018 в 08:19
    Элвин Грей фанатлары җырчыдан нигә баш тарта? Популяр җырчы Элвин Грейның фанатлары кимергә мөмкин. Сәбәбе- җырчының тату ясатуы. Баксаң, Радик Юльякшин тату ясау хакында күптәннән хыялланган булган икән. Тик тату ясый торган яхшы останы моңа кадәр очратмау сәбәпле, хыялын тормышка ашыра алмый йөргән. Һәм менә, ниһаять, Тайландта җырчы теләгенә ирешкән!
    118
    0
    1
  • 24 января 2018 в 08:01
    Татарстанга “Бөек Идел юлы” буйлап ике мең бала киләчәк Россиядә Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты башлангычы белән булдырылган төбәкара яңа маршрутка турлар сату башланды.
    33
    0
    0
  • 24 января 2018 в 07:59
    Беренчел хәрби исәпкә алу Шәмәрдән авылы буенча 36 егет беренчел хэрби исэпкэ алынды. Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты.
    65
    0
    0
  • 24 января 2018 в 07:54
    ИМЗАҢ НИНДИ, ХОЛКЫҢ ШУНДЫЙ Фамилия, исем, әтиеңнең исеме, рәсми номер, 3х4 зурлыгындагы фото һәм синең шәхси култамгаң. Әйе, дустым, сүз паспорт турында. 14 яшең тулса, өстәмә җаваплылык барлыкка килә. Тик паспортны дустыңа әйләндерергә дә мөмкин.
    90
    0
    0
  • 24 января 2018 в 07:52
    Татарстан укучыларын «Әгәр мин президент булсам...» бәйгесендә катнашырга чакыралар Иҗади бәйге эссе, рәсем, видеоролик һәм проект номинацияләрендә үткәрелә.
    28
    0
    0
  • 24 января 2018 в 07:49
    Татарстанда көчле буран һәм кар көртләре булуы көтелә Республикада 24 гыйнварның 18.00 сәгатенә кадәр һава торышының аеруча начарлануы турында кисәтелә.
    67
    0
    0
  • 24 января 2018 в 07:47
    Международный день эскимо 24 января отмечается «сладкий» праздник – Международный день эскимо (International Eskimo Pie Day). Дата для его учреждения была выбрана потому, что именно в этот день в 1922 году владелец магазина сладостей в городе Онава (штат Айова, США) Христиан Нельсон получил патент на эскимо.
    27
    0
    0
  • 22 января 2018 в 18:59
    28.01.2018 Байлар СабасындаTimerman сериясенең беренче чаңгы ярышы
  • 22 января 2018 в 10:26
    «Халкым минем» тапшыруы — Марий Эл
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 07:12
    Газетабызның 15 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...