Саба таңнары

Яшьтәшемне юксыну

Без яшьтәшем Нәкыйп белән Чулпыч чирәмендә әүмәкләшеп уйнап үстек. Мәктәптә бер партада утырдык. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән, колхоз җитәкчеләре икебезне дә кәнсәләргә чакырып алдылар да, түләүнең әйбәт булачагына ышандырып, сарык көтүе тапшырдылар. Иртән 450 сарыкны санап чыгаралар да, кичен санап алалар. Малларны исән-имин аранга ябу безнең өчен зур бәйрәм була иде. Көтүнең авырлыгын иңенә көне буе чыбыркы асып йөргән кеше генә белә. Исеме дә “көтү” бит. Анда вакыт ташбака тизлеге белән генә үтә.

Бу инде гаиләгә ярдәм булыр дип тәвәккәләгән гамәл иде. Көнгә ике хезмәт көне язарга, бер ат йөге салам бирергә вәгъдә иттеләр. Хәер тагын нидер бар иде кебек. Уйлап карасаң, әти-әниләр көне буе тырышып эшләсәләр дә, аларга бер генә хезмәт көне языла. Безнеке –ике! Бер хезмәт көненә 300 грамм икмәк бирелә. Әти-әнинең һәм абыйның ел буе эшләгән хез­мәт хакына 3 капчык ярым­ арпа-бодай катнашмасы тигәнен хәтерлим. Шуннан артык түгел иде. Сарык­ларны ике ел көттек. Үсмер малайлар бит, йоклап киткән чак та булды. Берсендә сарыклар иген кырына таралган иде. Күбенеп үлмәсеннәр өчен ярты көн тәмам аяктан егылганчы куалап-чаптыртып йөрдек. Бервакыт малларны Оет басуында көткәндә Йомгалак урманы ягында кара болытлар куерды. Яхшыга түгел бу дип сарыкларны инеш аша чыгарырга булдык. Бу бик вакытлы гамәл булып чыкты. Саракларны чыгаруга, инештән метр ярым биеклектәге ташкын ургылып төште. Андый галәмәтне ничә ел яшәп тә, бүтән күргәнем булмады.

Реклама

Нәкыйп белән булган кызыклы хәл­ләрне дә язып китим әле. Икебез дә авылдан ерак түгел урнашкан зиратка, куе ботаклы чыршы агачына менәр өчен, еш бара идек. Мәңгелек йортка йөрүебезне бер кабердә зур гына тишек күрү туктатты. Кеше чыккан дигән уйдан икебезгә дә шок була язды. Җитмәсә, шул вакытта баш очында шомлы итеп козгын каркылдады. Зираттан ничек чыгып, өйгә кайтып ауганыбызны хәтерләмим. Ул вакытта безгә биш кенә яшь иде. Укырга керәсе елны Әхмәт исемле бик усал укытучы килгәнен әйтеп куркыттылар. Фамилиясе – Димиев. Шуннан куркып мәк­тәпкә укырга бармадык. Әти-әниләр көне-төне колхоз эшендә бит. Өч көн бармагач, Димиев безне үзе эзләп тапты. Нәкыйптән: “Син ни­чән­че елгы?”– дип сорады. Яшьтәшем: “Былтыр 41нче елгы идем, быел 42нче елгы инде, алайса”,– дип чатнатып җавап кайтырды. Шуннан соң Әхмәт абый әниләр эшләгән җиргә барып: “Менә шундый балаларга белем биреп кара инде”,– дип зарланган.

Сарыклар көтеп, үсә төш­кәч, Нәкыйп белән юллар аерылды. Ул, әнисен ташлап китмәс өчен, авылда калды. Тәүхидә апа сугыш ветераны хатыны иде. Ире сугыш беткәч – 1945 елның 8 маенда һәлак була. Нинди үкенечле үлем! Нәкыйп авылда яңа йорт җиткереп, бик тә булдыклы Кече Шыңар кызы Санияне яр итеп, туганлыкны аңлый белүче игелекле, биш бала– 4 кыз, бер ул үстерделәр. Матур тормыш иттеләр. Нәкыйпне югалту үкенечен былтыр март аенда кичердем. Бик авыр хәл. Менә шулай, 4 яшьтәшемнең дүртесе дә арабыздан китеп барды. Инде гүрләре якты, рухлары шат булсын дип теләргә генә кала.

Мәгъдәнур Гатауллин. Чулпыч – Саба.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: