Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Армиядән хат

Исәнмесез, Хөрмәтле Закирҗан Минемуллович, укытучылар һәм студентлар!

Сезгә армия сафларыннан кайнар сәлам! Әлеге хатыбыз, иң беренче чиратта, Сезгә рәхмәт әйтүдән гыйбарәт. Көллияттә уку дәверендә сез безне тормыш итү серләренә төшендердегез, тирән белем һәм ныклы физик тәрбия бирдегез. Шуңа күрә бүген армия сафларында хезмәт итү җиңел, бернинди авырлык тоймыйбыз. Сез безне акны-карадан аерырга, төрле оешмаларга практикага җибәреп, кешеләр белән аралашырга, эшне курыкмыйча вакытында һәм җиренә җиткереп эшләргә, килеп туган проблемадан курыкмаска, мөстәкыйльлеккә, акча белән дөрес эш итәргә, үзеңне уңай яктан күрсәтә белергә, туры юлдан тайпылмаска һәм беркайчан да артка чигенмәскә өйрәттегез.
  Ә бит бөтен уку йортларында да болай итеп белем һәм тәрбия бирмиләр, һәрбер студент белән мөстәкыйль шөгыльләнмиләр. Сезгә булган якты хисләрнең бөтенесен дә язып бетереп булмый, чөнки алар чиксез.  Әз генә язылса да, сезгә булган рәхмәт сүзен зур итеп алыгыз! Ә бүген укучы студентларга әйтәсе теләгебез шул: сез Саба аграр көллиятендә укуыгыз белән горурланырга яшәгез. Чөнки ул – тормыш мәктәбе. Тормышчан мисаллар белән үрелеп барган дәресләр өчен барлык укытучыларга һәм бигрәк тә Рашат Гайсовичка рәхмәтебезне белдерәбез!
  Аерым сәламнәребезне үз  балаларыдай тәрбияләгән кураторларыбызга җибәрәбез. Сезнең күңел җылыгызны ерак чакрымнар аша да тоябыз.
  Сезгә,  Закирҗан Минемуллович, һәм сезнең җитәкчелектә эшләүче бар коллективка зур рәхмәт!


 Эшегездә зур уңышлар теләп Инсаф Газизуллин (243 төркем), Альберт Закиров (152 төркем), Айнур Ганиев (152 төркем), Айрат Гарипов (241 төркем) һәм Салават  Миннегәрәев (241 төркем).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев